Главная » Статьи » Мои статьи

Конкурс "Учитель года"

 

Хәерле көн, хөрмәтле комиссия әгъзалары!

Хәерле көн, хөрмәтле хезмәттәшләр!

Сүземне Фирая Зиятдинованың “Сукмак” шигыре белән башлап китәсем килә.

Юлга чыктым. Алда мине,

Белмим, ниләр көтә икән?

Ап-ак якты юллар микән,

Биек-биек киртә микән?

Юлга чыктым. Алларымда

Әллә ничә такыр сукмак

Кайсысыннан китәргә соң-

Юл чатында калдым туктап

Бер өн килде: “Вакытыңның

Кадерен бел - торма туктап.

Олы юлга алып чыксын

Үзең салган яңа сукмак”.

Мин тормыштагы сукмагымны балалар укытудан, балалар тәрбияләүдән башладым. Гади генә фән түгел, Каюм Насыйри сүзләре белән әйткәндә: “... мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел”не укытуга багышладым.

Туган телебезне саклау һәм үстерү һәрвакытта да мөһим мәсьәлә булып торды, чөнки телнең яшәеше һәм үсеше халыкның аны көндәлек  тормышта ни дәрәҗәдә куллануына бәйле. Соңгы елларда туган телне укыту проблемасы күтәрелүе, аны саклау һәм үстерү мәсьәләләренең җитди рәвештә көн тәртибенә куелуы туган телне укытуны камилләштерүне таләп итә.

Мәгариф системасы гомер-гомергә традицион укыту методикасына нигезләнеп үсте.  Тормыш бер урында тормый. Яңа технологияләр тормышның барлык өлкәләренә үтеп керде. Белем бирү өлкәсе дә моннан читтә калмады – заманча техника белән җиһазландырылган мәктәпләр барлыкка килде, укытуда яңа методик алымнар, технологияләр кулланыла. Бүгенге балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә - балалар бакчасында ук таныша. Бүген ул барлык кызыксындырган сорауларга җавапны интернет челтәре аша да таба ала. Менә безгә ни өчен яңа формадагы дәресләрне ешрак кулланырга кирәк.

Белем бирү эчтәлеген күтәрүнең мөһим шартларының берсе -дәреслекләр. Соңгы вакытта безнең илдә бик күп вариатив дәреслекләр чыга, сайлаган педагогик технологиягә туры килгән дәреслек белән укыту белем бирүнең сыйфатын күтәрү мөмкинлеген бирә. Миңа 2012 нче елда беренче сыйныф укучылары өчен чыккан  Р.З. Хәйдарованың “Күңелле татар теле”, Ф.С.Сафиуллина һәм К.С.Фәтхуллованың 8, 9, 11 нчы сыйныфлар өчен басылып чыккан татар теле дәреслекләре белән эшләү ошый. Бу үзгәртелеп басылган яңа дәреслекләрдә күп яңалыклар бар һәм темалар да аңлаешлы. Алар белән онлайннан да эшләргә була.

Бүгенге көндә педагогик технология дигән термин еш кулланыла.  Педагогик технологиянең 3 аспекты булып а) фәннилек, б) белем бирүне планлаштырып, эш нәтиҗәсенә ирешүнең максаты, эчтәлеге һәм бирү методлары җыелмасы алгоритмы булуы, в) педагогик процессны шәхес үзенчәлеген искә алып, төрле - төрле чаралар кулланып оештыру тора. 

Һәр фәнне укытучы мөгаллим үз фәнен яхшы укыту өчен, аны фәнни-теоретик яктан тирән, камил белергә,  практик әзерлекле булырга тиеш. Мин уку-укыту процессында  үстерелешле өйрәтү концепциясен кулланып, материалны йөз процоент аңлауларына ирешергә телим.

Миңа үзебезнең 151 нче мәктәптә укытучы югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Эльмира Салихҗан кызының эшчәнлеге ошый. Ул Д.Б.Эльконин, В.В.Давыдов, В.В.Занков идеяләре белән эшләгән укытучы. М.И.Мәхмүтов, Ю.К.Бабанский методлары аша ул мине проблемалы өйрәтү технологиясенә төшендерде. Монда үстерелешле өйрәтү алымы уен технологиясе аша алып барыла. Бу метод белән башлангыч сыйныф укучыларын татар теленә өйрәтү җиңелрәк, чөнки, әйтеп үткәнемчә, без Эльмира Салихҗановна белән бергәләп эшлибез. Ләкин шуны истә тотарга кирәк: бу алым уенга гына кайтып калмасын, ә баланың яхшы укуына китерсен. Шулай ук мәктәбебезнең инглиз теле укытучысы – Павлушина Татьяна Владимировна белән дә темаларны инглиз-рус-татар телендә чагыштырып өйрәтү яхшы нәтиҗәләр бирер дип уйлыйм. Эшемдә директорыбыз һәм рус теле укытучысы Снежана Викторовна, психолог Елизавета Андреевнаның татарча аңлаулары булыша. Алар үрнәгендә укучыларда татарча өйрәнү теләге көчәя. Үз эшеңне остасы булу өчен һәрдаим укырга, прфессиональ эшчәнлегеңне баетырга кирәк.  Менә шуның өчен дә мин башка фән укытучыларының дәресләренә йөрим, һәрвакыт курслар үтәм, үзбелемемне күтәрү өстендә эшлим, шәхси лабораториямне системалаштырып торам. Татар теле турындагы яңалыкларга, телгә кагылышлы мәсьәләләргә булган сорауларыма җавапны ТГППУ ның татар теле һәм әдәбияты бүлеге деканы Мирзаһитов Рамил Хәмит улыннан сорашып беләм.

Күп дәреслекләр, мәкаләләр  авторы, программалар һәм ярдәмлекләр төзүче, доцент Максимов Николай Валентинович белән киңәшләшеп эш итәм.  Соңгы елларда ул оештырган “Татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре :программа һәм аның эчтәлеге” темасы буенча үткәрелгән Республика фәнни практик конференциядә катнаштым.  “Татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерү, үсеш переспективалары, яңа юнәлешләр” темасына республика күләмендә үткәрелгән утырышта чыгыш ясавым;  “Гомуми һәм һөнәри уку йортларында татар телен укытуны камилләштерү” темасына республика күләмендә үткәрелгән фәннни-практик конференция-форум эшендә катнашуым;  “Татар телен һәм әдәбиятын укытуда яңа педагогик технологияләрне куллану” дигән тема астында үтүче Республика семинарына татар теленнән ачык дәрес күрсәтүем моның ачык мисалы. “Районыбызда милли мәгариф үсеше юнәлешләре” III фәнни -практик конференциядә “Инновацион технологияләр кулланып, сыйфатлы белем бирү” темасы буенча чыгыш ясадым.

КДУ Казан шәһәре мәгариф бүлегенең мәгълумати – диагностик үзәге оештырган “Информацион-коммуникатив технологияләрнең нигезе” дип аталган курсларны үзләштерүем бик файдалы булды. Татарстан республикасы белем күтәрү институты оештырган “21 нче гасырда мәгълумати белем бирү тирәлегендә проект эшчәнлеге” темасы буенча компьютер курсларын уңышлы үтеп эшчәнлегемдә кулланам. Укучыларым белән проект методын кулланып “Начар гадәтләр” темасына районда ачык дәрес күрсәтүгә ирештем.

  Үз эшенең остасы дәреснең һәр моментына игътибар итә: балаларның мөстәкыйль эшләүләрен активлаштыра, логик уйлау сәләтен үстерү өстендә эшли, иҗади эшчәнлекне камилләштерә. Шулай ук миңа укучыларның гомуми күзаллауларын киңәйтү, сөйләм телен камил дәрәҗәдә үстерү өстендә дә эшләргә кирәк әле. Моның өчен мин дәресләрнең яңа формаларын эзләү өстендә эшләрмен.

Эшләгән эшләремнең барысының нәтиҗәсе булып укучыланың 73 % сыйфат һәм 100% өлгереш күрсәткечләре тора.

Мин сыйныф җитәкчесе буларак та, сыйныфымда милли йолалар һәм гадәтләр буенча әледән-әле кичәләр, сыйныф сәгатьләре үткәреп торам. Татар теленә яхшы караш тәрбияләү эше укытучылар һәм әти – әниләр белән дә алып барыла. Шул максатларны үтәү йөзеннән мәктәптә Нәүрүз, Сабантуй бәйрәмнәрен үткәрәм. Шулай да бала телне белсен өчен иң элек гаилә җаваплы. Шул максатны үтәү йөзеннән гаилә бәйрәмнәре уздырам.

Укытучылар каршында, педагогик киңәшмәдә, “Татар халкының милли йолалары, милли гадәтләре” дигән чыгыш ясадым. Алар белән төрле кечкенә группаларга бүленеп мастер-класс күрсәттем. Бишек җырларын өйрәттем.  Милли ризыклар пешерү серенә төшендек. Шулай ук “Татар халык бәйрәмнәре” темасына топслайд төзеп, II Бөтенроссия конкурсында катнашып, диплом алдым. Бу слайдлар әдәбият дәресләрендә дә ярдәм итә, чөнки һәр әдәби әсәрдә азмы-күпме милли гореф-гадәтләр, йолалар чагылыш таба. Аларны күрә белергә һәм балаларга дөрес җиткерә белергә генә кирәк. Безнең хезмәтебезнең асылын менә шулар тәшкил итә дә инде.

Мин үз алдыма сыйфатлы белем бирү максатын куеп, рус мәктәбендә татар теле укытуның төп бурычларын билгеләдем. Алар:

  • Татар телен өйрәнүгә кызыксынуны көчәйтү, татар теле аша башка милләт вәкилләренә, аларның рухи мирасына мәхәббәт тәрбияләү.
  •  Татар теленең барлык тармаклары аша эзлекле  фәнни белем бирү.
  •  Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.
  • Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү. Көндәлек тормышта татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.
  • Укучыларны даими рәвештә татар милли мәдәнияте мирасына тарту.

Мәктәбемдә укытуның сыйфатын сизелерлек дәрәҗәдә күтәрүче яңа (инновацион) технологияләр дә уңышлы файдаланыла.

Шәхескә юнәлтелгән технологияләр (укучы шәхесенә хөрмәт белән карау, укытучы белән укучының демократик, гуманлы, эзләнүчән һәм иҗади эш стилен булдыру)

Үзара хезмәттәшлек педагогикасы технологиясе (укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга нигезләнгән. Уен технологиясе, проблемалы укыту, коммуникатив технология, белем бирү системасы шундый технологияләрдән гыйбарәт)

Проблемалы укыту технологиясе. (укытучының укучылар белән берлектә проблемалы ситуацияне хәл итү юлларын эзләү процессы; укытучы аңлы рәвештә проблемалы ситуация тудыра торган дәресне проблемалы дәрес дип атыйлар)

Аралашырга өйрәтү технологиясе ( тәкъдим ителгән барлык күнегүләр аралашу өчен билгеләнгән сөйләм материалын тәшкил итәргә тиеш)

Мин, балаларның татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә алган белемнәрен, үз эшчәнлегемнең төп нәтиҗәсе дип саныйм. Алар бу белемнәрен тормышта кулланалар икән, димәк, монда минем өлешем зур. Ике дистә елдан артык укытучы булып эшләвем дәверендә, мин дәресләрдә нинди генә методлар һәм технологияләр кулланмадым. Соңгы  вакытта мультимедия, электрон дәреслекләр, презентацияләр, интернет куллану күпкә отышлы. Язучыларның биографияләре, әсәрләре, төрле таблицалар, җырлар, шигырьләр язылган дискаларның күп булуы дәресне кызык үткәрергә мөмкинлек бирә. Ә интегральләшкән дәресләрдә мультимедия кулланам. Зуррак сыйныф укучылары белән эшләгәндә дәрес-лекцияләр, әңгәмә дәресләр үткәрү дә файдалы. Интерактив тактада эшләү игътибарны җәлеп итә, нәтиҗәдә дәрес материалы яхшырак истә кала.    Дәресләрдә ИКТның төрле формаларын куллану укучыларның белемнәрен тирәнәйтә, күзаллауларын үстерә. Предмет буенча өлгерешләрен арттыра. Мөстәкыйль эшләргә өйрәтә. "БАЛА" дип аталучы интерактив мультимедияле, тавышлы китапханә белән таныша башладык.  Онлайн дәреслекләрне теләп кулланабыз. Татар теле һәм әдәбиятын проектлар методын кулланып укытуның максатлары булып белем бирү процессының нәтиҗәлелеген үстерү, укучыларны киләчәк тормышка әзерләү, укыту нәтиҗәләре өчен җаваплылыкны, белем алуга кызыксынуны арттыру тора. Форсаттан файдаланып, шуны әйтәсем килә, эшләнгән эшләрнең нәтиҗәләре дә  күзгә күренә. Мәсәлән, укучыларым, төрле ярышларда көчләрен сыныйлар. 8а сыйныфы укучысы Хәбирова Гөлия шигырьләр язып, Костюнин оештырган «Купель» халыкара конкурсында катнаштып диплом алды. Җәләлиев Риналь татар егете конкурысында “Кыю егет” номинациясендә лауреат булды. Казан шәһәре мәгариф идарәсенең 695 нче номерлы приказы нигезендә бу  уку елында 11 нче сыйныф укучысы Кудерова Марина татар теленнән призер һәм рәхмәт хатына ия булды. Клесникова Елена Салих Сәйдәшевка багышланган конкурста икенче урынны алды. Укучыларыбыз “Тамчы - шоу” интельлектуаль программасында катнаштылар. Мәктәптә һәр ел “Мин татарча сөйләшәм” айлыгы үтә.  Язучы Галимҗан Гильманов белән түгәрәк өстәл артында очрашу үткәрдек...

Димәк, мин сайлаган шәхси методик темам -  “Инновацион технологияләр кулланып, логик уйлау сәләтен һәм грамоталылыкны үстерү” – бүгенге көн таләпләренә туры килә һәм аның нәтиҗәсе дә күренә. Алга таба да бу тема өстендә эшләүне дәвам итәчәкмен, чөнки укучыларның телне өйрәнергә теләкләре бар һәм күрсәткечләр дә, татар теленнән белем сыйфаты да яхшы.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

Категория: Мои статьи | Добавил: Catish (11.10.2014)
Просмотров: 2646 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
avatar