Главная » Статьи » Мои статьи |
Казан шәһәре Киров районы гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 151 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Дәрес эшкәртмәсе. Тема: Иярчен шарт җөмләләр.
Галләмова Гөлнара Хәмит кызы, II нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Гыйнвар, 2013
Аннотация
Укучыларны татар теле белән кызыксындыру зур көч һәм сабырлык сорый. Аларның тел өйрәнүгә теләген сүндермәс өчен, төрле метод һәм алымнар куллану бик мөһим. Шул максаттан дәрес материалын да, класстан тыш чаралар эчтәлеген дә кызыклырак, мавыктыргычрак итү балаларның белемен арттыра, диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерә. Укучыларга, бигрәк тә, эшлекле дәрес-уен, дәрес-сәяхәт, дәрес-викторина, кроссвордлар, ребуслар чишү, иҗади үстерелешле технология белән үткәрелгән дәресләр ошый. Шул максатларны истә тотып, мин бу ачык дәресемдә иҗади үстерелешле технология куллануны отышлы дип саныйм.
Тема: Иярчен шарт җөмләләр.
Максат: 1.Иярчен шарт җөмләләрне өйрәтү, төзелешен һәм мәгънәсен аңлату. 2.Иярчен шарт җөмләләр турында төшенчә формалаштыру, аның белдерелү үзенчәлекләрен аңларга булышу, эзләнү юлы аша материалны үзләштерүләренә ирешү; тиз фикерләү, төгәл җавап бирү, фикерләренең дөреслеген дәлилли белү, мөстәкыйльлек күнекмәләрен үстерү. 3. Укучыларда спортка карата кызыксыну уяту, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү.
Дәрес тибы: яңа тема Дәрес методы: әңгәмә. Дәрес алымы : эзләнүле. Дәрес технологиясе : иҗади үстерелешле технология. Җиһазлау: 8 нче сыйныф дәреслеге Р.Г.Хәсәншина –Татар теле., презентация, терәк схемалар, күзне ял иттерү күнегүләре, мультимедиа, шәхси карточкалар, Дәрес планы: I. Оештыру. II. Кабатлау. III. Өй эшен тикшерү IV. Яңа материалны аңлату, анализлау V. Өй эше бирү VI. Йомгак – рефликсия, билгеләр кую
Дәрес барышы I Оештыру моменты
Психологик уңай халәт тудыру
Исәнмесез, хөрмәтле комиссия әгъзалары. Исәнмесез, хөрмәтле укучылар. Минем исемем Гөлнара Хәмитовна. Бүген мин сезнең белән ачык дәрес үткәрәм. Әйдәгез, кунакка килгән укытучылар белән дә исәнләшик, хәерле көн телик.
(Дежур рапортын тыңлау. Укучыларны барлау).
II Кабатлау. -Без нинди җөмләләр өйрәнәбез? (кушма җөмләләр) -Нинди җөмлә ул кушма җөмлә?( ике яки берничә гади җөмләдән торган җөмлә) -Кушма җөмләнең төрләрен атагыз әле (тезмә, иярченле ) -Нинди җөмлә ул иярченле кушма җөмлә?(үзара ияртү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган җөмлә) -Төзелеше ягыннан иярчен җөмләләр нинди булалар? (аналитик, синтетик) - Мәгънәсе ягыннан иярчен җөмләләрнең төрләрен атагыз. (иярчен ия, иярчен хәбәр, иярчен тәмамлык, иярчен аергыч, иярчен хәл, иярчен аныклагыч) -Иярчен хәл җөмләләрнең саны ничә?(8) -Атап китегез (чылбыр рәвешендә җавап бирәләр) (вакыт, урын, рәвеш, күләм, сәбәп, максат, шарт, кире)
Өй эшен тикшерү. Ә хәзер өй эшен тикшереп үтик. Сез өйдә гәҗит-журналлардан иярчен максат, иярчен сәбәп җөмләләр булган җөмләләр язып килдегез. Кемнәр укып китәргә тели?
................ укый.
................ укый.
................ укый.
................ укый.
III Яңа материалны аңлату, анализлау.
Бүгенге дәреснең темасын сез, гадәттәгечә, үзегез ачыкларга тиеш буласыз. Тактага карыйбыз. Слайд. Җөмләне укыгыз, схемасын төзегез. Төзелеше һәм мәгънәсе буенча төрен ачыклап, дәрескә уку мәсьәләсен билгеләгез.
Күңел күзе белән карамасаң, маңгай күзе берни күрми ул. (Р.Хафизова) Баш җөмлә белән иярчен җөмләне табыгыз әле. Баш җөмләне укыйбыз. Маңгай күзе берни күрми ул. Слайд. Баш җөмлә чыксын […] Иярчен җөмләне укыйбыз. Күңел күзе белән карамасаң Слайд. Иярчен җөмлә чыксын (...-са) Баш җөмләдән иярчен җөмләгә сорау куябыз.
Слайд. Иярчен шарт җөмлә.
Дәреслек белән эш
Әйдәгез, белемнәребезне тирәнәйтик әле. 306 нчы күнегүне эшлибез. Үрнәк буенча эшлибез.
Хәзер үрнәк буенча, булган белемнәребезне кулланып, 1,2, 5, 6 җөмләләрне урыннарда тикшерәбез. Хәзер дәфтәрләргә числоны язабыз. Бүген – Егерме сигезенче гыйнвар. Тема: Иярчен шарт җөмләләр. 306 нчы күнегү.
Үзләре дәфтәдә эшлиләр. Бер укучыдан сорыйм, слайдта күрсәтә барам.
СҮЗЛЕК ЭШЕ Тезген – повод (взяв за поводья) Аргамак - скакун
ҮЗЕМ ӨЧЕН, синтетик, - сә кушымчасын куеп була.
(1-иярчен җөмлә, 2-б.җ. Бәйләүче чара – мы сорау кушымчасы.) Бу – синтетик иярчен шарт җөмлә.
(Җөмләгә сорау бирә алмасалар, 99 бит кагыйдә. Юкса мөнәсәбәтле сүзе. Нишләсә?
Слайд Ә хәзер күзләребезне ял иттереп алабыз.
Азмы – күпме ял итеп алгач, бик рәхәт, шулаймы? Әйе, күзләрне, гомумән, сәламәтлекне сакларга кирәк. Ә сәламәтлекне саклау өчен спортны яратырга кирәк. Сезнең арада да спортны яратучылар бардыр. Бармы? Безнең хөкүмәтебез спортка җитди карый. Менә тиздән Универсиада була. Әйдәгез әле, без дә Универсиадага өлешебезне кертик. Спорт белән бәйләп, Универсиада турына шарт җөмләләр дә кулланып бик кечкенә генә хикәя төзеп алыйк.
Слайд Спорт-сәламәтлекнең нигезе!
Ә хәзер берничәбезнең чыгышын тыңлап үтик.
Ә калганнарыгызның эшен мин тикшереп, нәтиҗәләрен сезгә әйтермен. Укучылар мин сезнең спортка карата яхшы карата булуыгызга бик шат. Спорт-сәламәтлекнең нигезе!
Слайд Тикшерик әле, дөрес яздыгызмы икән?
Йомгаклау
Слайд Өй эше. Гадәттәгечә, 310 нчы күнегү барыбызга да, 311 һәм 312 нче күнегүләр ирекле. ( яхшы һәм бик яхшы билгеләре алу өчен.) Билгеләр кую Дәрестә катнашуыгыз һәм җавапларыгыз өчен бик зур рәхмәт. Алга таба сезгә уңышлар телим. Сәламәт булыгыз. Дәрес тәмам. Сау булыгыз. Кунаклар белән саубуллашырга онытмыйк.
Аналитик бәйләүче чаралар-шулай булса, юкса,алай булса, алайса Синтетик бәйләүче чаралар- са/сә, икән.исә, мы/ме кисәкчәсе
(-саң), [….] - синтетик иярчен шарт җөмләле кушма җөмлә.
Вакыт калса УЕН. ДӘВАМ ИТ!!! Мәкальләрне, халык җырларын ни дәрәҗәдә белүегезне сыныйм.
Син басмасаң, мин басам.
Сандугач та моңлана.
Син кара йолдызларга.
Синоним җөмләләр төзегез. Җил исмәсә, камыш селкенми. Җил исми икән, камыш селкенми. Җил исмәде исә ,камыш селкенми. Җил исмәдеме, камыш селкенми. Аналитик Җил исми, шулай булса камыш селкенми. Җил исми, алай булса камыш селкенми. II вариантка 7 нче җөмлә бирелә. Синоним җөмләләр Буразна тирән сөрелсә, башаклар эре була Буразна тирән сөрелә икән, башаклар эре була. Буразна тирән сөреләме, башаклар эре була. Аналитик Буразна тирән сөрелә, шулай итсәң башаклар эре була. Буразна тирән сөрелә, алай булса башаклар эре була. Буразна тирән сөрелә, шулай булса башаклар эре була
| |
Просмотров: 2987 | |
Всего комментариев: 0 | |